Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов Кукмара укучыларына рюкзаклар тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кукмарадагы 3нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар өчен яңа бинасын ачуда катнашты. Биредә 400гә якын бала белем алачак. Уку йортында башлангыч сыйныфлар өчен 16 кабинет, спорт залы, чишенү бүлмәләре, ашханә һәм медицина пункты урнашкан.

«Район тормышындагы мөһим вакыйга – 3нче урта мәктәпнең яңа бинасы ачылу белән котлыйм. Ул бик вакытлы сафка бастырылды, әлеге микрорайонда бик күп бала яши. Җәй көне бу корпуста мәктәп яны лагере эшли башлаган иде инде. Хәерле юл сезгә, яхшы укыгыз!» - дип мөрәҗәгать итте укучыларга Миңнеханов.

Ул «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды. Бүген 20 бала бүләк алды, 1 сентябрьгә кадәр I-XI сыйныфларда белем алучы 362 укучыга ярдәм күрсәтеләчәк.

Мәктәп директоры Диләрә Ганиева әйтүенчә, яңа корпус ачылу халык өчен күптән көтелгән вакыйга булган.

«Без әлеге мәктәпне 50 ел көттек. Бу - безнең микрорайонда яшәүчеләр өчен зур шатлык. Биредә бик күп йортлар төзелә, гаиләләр күчеп килә. Әлеге корпус башлангыч сыйныфлар өчен каралган. Биредә заманча җиһазлар урнаштырылган, бу балаларга урта һәм өлкән сыйныфларда үсеш өчен җитди база булдырырга мөмкинлек бирәчәк», - дип белдерде директор.

Татарстан Республикасында соңгы елларда яңа гомуми белем бирү учреждениеләре актив рәвештә төзелә. 2010 елдан бирле Татарстанда 110 мәктәп сафка бастырылды. Бу 71 меңнән артык яңа урын булдырырга мөмкинлек бирде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *