Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 2023 ел азагыннан кешеләр арасында 34 бруцеллез очрагы ачыкланган

Татарстанда бруцеллез буенча вазгыять имин түгел: 2023 ел азагыннан бүгенге көнгә кадәр кешеләр арасында 34 бруцеллез очрагы теркәлгән. Бу хакта бу минутларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Әлеге очраклар чирне авыру терлекләрне караганда йоктыру белән бәйле. 12 кешегә профессиональ авыру диагнозы куелган, ягъни кешеләрнең авыру терлекләрне караганда йоктырганы төгәл билгеле. Терлекчелек комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрдә шәхси гигиена таләпләре үтәлешен катгый кайгыртып торырга тиеш», –дип белдерде Любовь Авдонина.

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республикада ачыкланган барлык бруцеллез очраклары терлекләрне республикага санкцияләнмәгән юл белән читтән кертү аркасында килеп чыкканын әйтте. «2023 ел азагыннан Татарстанда терлекләр арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән, шул исәптән, быел 6 очрак. Хайваннарны документсыз алып кайтып, республика халкына саталар. Нәтиҗәдә, инфекцияләр ачыклана», – диде Габделхак Мотыйгуллин.

Ул теләсә нинди чирнең инкубацион чоры булуын искәртте. «Документта язылган: читтән кертелгән хайваннар мәҗбүри карантин узарга тиеш. Кан бруцеллезга тикшерелә, нәтиҗәдә, чир хуҗалыкка керми», – дип белдерде.

Габделхак Мотыйгуллин бөтен терлекчелек предприятиеләре ябык режимда эшләргә бурычлы булуын ассызыклады.

Белгечләр бруцеллезның термик эшкәртелмәгән ит, сөт аша йогуын искәртте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *