Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 2023 ел азагыннан терлекләр арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән

Татарстанда 2023 ел азагыннан терлекләр арасында 12 бруцеллез очрагы теркәлгән, шул исәптән, быел 6 очрак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин әйтте.

Ул бруцеллез белән бәйле кискен вазгыять Татарстанга гына түгел, бөтен Россиягә хас булуын искәртте. «Республикада ачыкланган барлык бруцеллез очраклары терлекләрне республикага санкцияләнмәгән юл белән читтән кертү аркасында килеп чыкты», – диде.

Габделхак Мотыйгуллин теләсә нинди чирнең инкубацион чоры булуын искәртте. «Документта язылган: читтән кертелгән хайваннар мәҗбүри карантин узарга тиеш. Кан бруцеллезга тикшерелә, нәтиҗәдә, чир хуҗалыкка керми», – дип белдерде.

Ул алыпсатарлар зур проблема тудыруын ассызыклады. «Алар арзанрак бәягә сатып алып, кыйммәткә сатуны уйлый. Бруцеллез аркасында бәяләр түбән булган төбәкләргә баралар, анда хайваннарга документлар бирелми. Аннары кешеләр уйламыйча алардан терлек сатып ала», – диде.

Бруцеллез белән йорт хайваннары да, кыргый җәнлекләр дә авырый. Ешрак мөгезле эре терлектә, сарыкларда, дуңгызларда очрый, атларда, дөяләрдә – сирәгрәк. Хайваннарда инкубацион чор ике атнадан дүрт атнага кадәр. Профилактика максатыннан ветеринария хезмәте елга ике тапкыр – язын һәм көзен лаборатория тикшерүләре уздыра.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *