Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әфганстан татарлары «Милләт җыены» форумында катнашырга ниятли

Кабулда Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчелеге Әфганстан татарлары аксакаллары башлыгы, Кабул провинциясе ислам галимнәре советы башлыгы Әлхаҗ Мәүләви Солтан Әхмәт белән очрашты, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Киселёв.

«Әфганстан татарлары тормышы белән кызыксынганы өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт белдерәбез. Ул - чын милли лидер. Без быел Әфганстан татарлары делегациясен «Милләт җыены» форумына җибәрергә ниятлибез. Татарстан вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыевка барлык татарлар өчен мөһим булган бу чарага чакырганы өчен рәхмәт белдерәбез һәм, үз чиратыбызда, аны Әфганстанга чакырабыз», – дип белдерде очрашу барышында Әлхаҗ Мәүләви Солтан Әхмәт.

Үз чиратында, Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге башлыгы Рөстәм Хәбибуллин Әфганстан татарларының катлаулы милли бердәйлек юлын узуын билгеләп үтте. Алар «татар» милләтен Әфганстанның гражданлык паспортларына кертә башлауларына иреште, җәмгыять әгъзалары фәннең төрле өлкәләрендә, авыл хуҗалыгы һәм финанс тармакларында үзләрен актив күрсәтә.

«Шулай ук Татарстан рәсми делегациясенең Кабулдагы эшчәнлеге барышында Әфганстан татарлары Советының ярдәмен билгеләп үтәсем килә», – диде Хәбибуллин «Татар-информ» агентлыгы журналистына.

«Милләт җыены» форумы 26-28 августта Казанда «Татарстан - минем рухи Ватаным» шигаре астында узачак. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында шундый карар кабул иттеләр. Әлеге чара кысаларында Бөтендөнья татар хатын-кызлары һәм яшьләр форумнары, шулай ук Бөтенроссия татар төбәкчеләре җыены да узачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *