Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда мәшгульлек хезмәтенең төп юнәлешен атадылар

Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында мәшгульлек хезмәте органнарын комплекслы модернизацияләү дәвам итә. Аның төп юнәлешләреннән берсе – мәшгульлек хезмәте, эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итәчәк клиентларга юнәлтелгән система булдыру. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Системаны кертүнең беренче этабы – барыннан да ешрак мәшгульлек хезмәтенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче клиентларның профильләрен төзү. Бу ярдәм чаралары һәм мәшгульлек үзәгенең яңа сервислары юнәлдерелгән гражданнар категориясен җентекләп тасвирлау өчен, шулай ук клиентларның ихтыяҗларына, күнекмәләренә һәм сорауларына игътибар юнәлтү өчен кирәк.

Беренче итеп инвалид гражданга профиль төзелде. Быелның гыйнварыннан мәшгульлек хезмәтенә 11 мең граждан мөрәҗәгать иткән, шуларның 650се – инвалидлар. Профиль төзү өчен мәшгульлек хезмәте белгечләре гражданнардан сораштыру үткәрде. Клиентларның ихтыяҗларын һәм кыйммәтләрен генә түгел, ә аларның мавыгуларын да ачыкладылар. Мәсәлән, инвалид гражданнарның бакчада эшләргә, казылыклар ясарга, көнкүреш техникасын ремонтларга, газета һәм китаплар укырга яратулары билгеле булды.

Клиент профилен төзегәннән соң маршрут булдырылды – инвалидның мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүеннән алып, проблемалы нокталарны билгеләү белән эшкә урнашуга кадәр. Аларны тирәнтен өйрәнгәннән соң, белгечләр мәшгульлек үзәге ярдәм чараларын алу процессын оптимальләштерә торган карарлар картасын эшләде. Гади сүзләр белән әйткәндә – белгечләр клиентларның тәҗрибәсен өйрәнә, эш эзләүче һәм эшкә алучыларның юлын җиңеләйтә. Бу – системаны кертүнең икенче этабы.

Бүгенге көнгә биш категория гражданнар өчен клиент юлларының профильләре һәм маршрутлары оптимальләштерелгән: балалары булган ата-аналар, эшкә алучылар һ.б. Хәзер мәшгульлек хезмәте белгечләре махсус хәрби операциядә катнашучылар белән эшли.

Инвалид профиле һәм маршруты, Татарстан Республикасының клиентларга юнәлтелгән кодексы Россия Хезмәт министрлыгы Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институтының федераль компетенцияләр үзәге тарафыннан илнең иң яхшы практикалары исемлегенә кертелгән.

Беренче нәтиҗәләр инде бар. Мәшгульлек үзәкләрендә гражданнар белән эшләү буенча 20дән артык яңа сервис кертелә, шул исәптән хезмәткәрләрнең хокукларын яклау буенча мәгълүмати хезмәтләр, эш бирүчеләрне видео форматында тәкъдим итү, «Россиядә эш» порталында шәхси кабинет булдыруда ярдәм итү, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *