Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Төзүчеләр көне белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төзелеш тармагы вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Аның Телеграм-каналында шул хакта мөрәҗәгать урнаштырылган.
«Төзүчеләр көне белән! Бүген сездән башка тормышның бер өлкәсен дә күз алдына китереп булмый», – дип билгеләп үтте республика лидеры.
Миңнеханов төзүчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм ныклы сәламәтлек теләде.