Малайзия короле Татарстаннан китте
Малайзия короле Ибраһим Искәндәр Татарстаннан китте. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.
«Король китте», – дип язган Галимова.
Фото: Лилия Галимованың телеграм-каналы
Галимова билгеләп үткәнчә, солтан Ибраһим ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановны да самолетка утырырга чакырган. «Рөстәм Миңнехановны да үзе белән алырга теләгән иде. Ләкин без бирмәдек», - дип шаяртты Лилия Галимова.