Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Апас районының 95 еллык юбилеенда алдынгы хезмәтчәннәрне бүләкләделәр

Апас районы оешуның 95 еллыгы уңаеннан Үзәк ял паркында бәйрәм тантанасы узды. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Районга мәртәбәле кунаклар, читтә яшәүче якташлар кайтты. Бәйрәмне ачып район башлыгы Айрат Җиһаншин һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Районның бүгенге уңышларында – һәркемнең өлеше барлыгын билгеләп үтте. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче һәм Ватаныбыз хакына башларын салган районның батыр улларына һәм аларның гаиләләренә аерым рәхмәт әйтеп, хөрмәтен белдерде. Апас районының тарихын да искә алды.

-Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар! Без бүген тарихның истәлекле мизгеленә җыелдык. Газиз районыбызның 95 еллык юбилеен билгеләп үтәбез. Бүгенге көндә Апас районы авыл хуҗалыгында да, сәнгатьтә тә, мәдәнияттә һәм мәгариф өлкәсендә дә уңышларга ирешә. Игенчеләребез һәм терлекчеләребез, укытучыларыбыз, табибларыбыз һәм эшкуарларыбыз, иҗат әһелләре – һәрберсе үз өлкәсендә бөтен күңелен биреп хезмәт итә. Соңгы елларда яңа балалар бакчасы, спорт комплекслары төзелде. Мәктәпләр, мәдәният йортлары төзекләндерелде. Санап китсәк, уңышларыбыз, казанышларыбыз бихисап.

Хөрмәтле якташлар! Без якты киләчәккә өмет белән карыйбыз. Алдыбызда зур планнар, яңа проектлар көтә. Апасыбызны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен бөтен көчебезне куярбыз. Район үсеше һәрберебезнең кулында. Туган районыбызның 100 еллык юбилеен тагын да зуррак казанышлар белән каршыларга язсын. Һәркемгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим, - диде ул чыгышында.

Апас районы үсешенә зур өлеш керткән күренекле кешеләр сәхнәгә чакырылып хөрмәтләнде, бүләкләнде. Тантана барышында күп кенә истәлекләр, хатирәләр яңарды, хезмәт еллары искә алынды. Чыгыш ясаган һәркем Апаска соклануын белдерде.

Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән апаслыларны «Ак Барс» банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин котлады һәм изге теләкләрен җиткерде. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Апас» якташлык җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев та якташларына матур, ихлас теләкләрен ирештерде.

Башкаладан килгән татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар, читтә яшәүче якташлар, районның талантлы үзешчәннәре бәйрәм концерты тәкъдим итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *