Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай районы җитәкчелеге фермерлар белән очраша

Аксубай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов белән крестьян-фермерлык хуҗалыкларын йөреп чыкты. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Беренче тукталыш Иске Ибрай авылында урнашкан Рәҗәб Исхаков фермасы булды. Монда мөгезле эре терлекләр симертү белән шөгыльләнәләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта 100 баштан артык мөгезле эре терлек бар. Күптән түгел Исхаковлар гаиләсе үгезләр симертү юнәлешендә «Агростартап» грантын откан – киләчәктә терлекләрнең баш санын арттыру, терлекчелек эшчәнлеген киңәйтү ниятләнә. Ел башыннан алып Рәҗәб Исхаков хуҗалыгы 20 тоннадан артык ит җитештереп саткан.

Алмаз Мингулов һәм Борис Соломонов шул ук авылда Марат Сафин хуҗалыгында булды. Хуҗалыкта йөзгә якын савым сыеры, бозау-үгезләр, атлар бар. Крестьян-фермерлык хуҗалыгында һәркөнне ике тоннага якын сөт савалар. Фермерның 400 гектар җире бар. Соңгы вакытта фермер хуҗалыгында матди-техник база шактый яңартылган. Фермер бөртекле культураларны җыю өчен ике ургыч һәм пресслау-җыю агрегаты сатып алган. Заманча техниканың булуы кышка терлек азыгы әзерләү өчен иң яхшы мөмкинлекләр бирәчәк.

Район җитәкчелегенең крестьян-фермер хуҗалыклары буенча йөреп чыгуы Яңа Ибрай авылында Ильяс Сөләймановның роботлаштырылган фермасында булу белән төгәлләнде. Фермер Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гаилә терлекчелек фермасын үстерүгә грант отып, яңа корпус төзеде һәм аны заманча җиһазлар белән тәэмин итте. Саву буенча барлык процессларны робот башкара. Фермада 150 дән артык савым сыеры бар. Һәркөнне өч ярым тоннадан артык сөт савалар.

Шулай ук азык җитештерү мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Җитәкчеләр фермерның силос салу өчен билгеләнгән кукуруз кырында да булдылар. Уңыш яхшы булачак. Фермер ел ярымга җитәрлек сусыл һәм тупас азыклар әзерләргә планлаштыра.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *