Новосибирск Татар мәдәнияте йортында бәйрәм – «Сабантуй» танып белү уены узган
10 августта Новосибирск шәһәре Татар мәдәнияте йортында чын бәйрәм – «Сабантуй» танып белү уены узган. Бу хакта Новосибирск татар мәдәни үзәгенең Вконтакте социаль челтәрендәге битендә хәбәр ителә.
Бәйрәмдә «Себер сандыгы» семанасында катнашучылар һәм балалар коллективларының чыгышы тәкъдим ителгән. Халык уеннары оештырылган, конкурслар һәм, әлбәттә, традицион «Мисс Сабантуй» бәйгесе узган. Анда Кира Бондаренко җиңүгә ирешкән. Шулай ук балаларның иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылган.
Бәйрәм алдыннан барысы да лагерьда татар халык әкиятләре мотивлары буенча төшерелгән әкиятне тамаша кылганнар.