Ләйлә Фазлыева: Татарстанның яшьләр сәясәте 30 елда зур һәм мөһим юл үтте
Бөтендөнья яшьләр көнендә, 12 августта, «Созвездие-Йолдызлык» республика үзәгендә Татарстанда дәүләт яшьләр сәясәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Бер залда тармак ветераннары, төрле еллардагы профильле ведомство җитәкчеләре һәм бүгенге активистлар җыелды. Аларны бәйрәм белән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева котлады.
«Бу 30 елда Татарстанның яшьләр сәясәте зур һәм мөһим юл үтте. Бу юл ярдәмендә без нәрсәнең яхшы килеп чыкканын, нәрсәне төзәтергә, нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген аңлыйбыз. Залда тармакның искиткеч вәкилләре җыелды, аларны ветераннар дип әйтергә тел әйләнми, чөнки сез яшь кешегә хас булган дәртне һәм үзенчәлекне гомер буе саклыйсыз», – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга вице-премьер.
Бәйрәм кунаклары өчен Татарстанда яшьләр сәясәте үсеше турында сөйләүче видеороликлар әзерләнде. Алар өчен шулай ук «Созвездие-Йолдызлык» хәрәкәтендә катнашучылар да чыгыш ясады.
«Минем өчен бүгенге бәйрәм – бик дулкынландыргыч мизгел. Мин яшьләр сәясәтендә эшләгән вакытымны искә төшерәм. Хәзер гамәлгә ашырыла торган проектларның күбесенә күп еллар элек нигез салынган иде. Әмма без хәзер ирешелгән дәрәҗә турында хыяллана да алмадык», – дип өстәде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Рәисе Эксперт департаменты җитәкчесе Игорь Савельев.
Залда төрле елларда Татарстанда яшьләр сәясәте өчен җаваплы ведомстволарны җитәкләгән алты министр - Марат Бариев, Рафис Борһанов, Владимир Леонов, Дамир Фәттахов, Тимур Сөләйманов һәм хәзергесе Ринат Садыйковны күрергә мөмкин иде.