Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ринат Садыйков яшь гаиләләр өчен торак шартларын яхшырту мөмкинлекләрен искәртте

Татарстанда яшь гаиләләр өчен аларның торак шартларын яхшырту буенча барлыгы дүрт юнәлеш гамәлдә: өч дәүләт программасы эшли, тагын ТР Студентлар лигасыннан Дәүләт торак конкурсы. Шушы мөмкинлекләрдән файдаланып, республиканың 15 меңнән артык гаиләсе яңа өйле булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында Татарстанның яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков сөйләде.

«Беренче механизм – федераль казнадан да бергәләп финанслау шартларында «Яшь гаилә» республика программасы. Ел саен программа буенча 60тан артык гаилә катнашып, бала санына карап, 600 мең сумнан 3,5 млн сумга кадәр күләмдәге субсидиягә сертификат ала. 2006 елдан бирле 8 меңнән артык гаилә шушы программа буенча тораклы булган», – диде министр.

Икенче механизм – яшьләрнең кайда эшләүләренә карамастан, Татарстанның Дәүләт торак фондыннан яшь гаиләләр өчен ташламалы ипотека. «Социаль ипотека шартлары буенча торак алу бәйгесендә катнашу өчен, яшьләр сәясәте белән бәйле яки социаль өлкәдә генә эшләү мәҗбүри түгел, оборона-сәнәгать комплексы хезмәткәре дә, эшмәкәр дә булырга мөмкин», – дип әйтте Ринат Садыйков. Бу программа буенча 4 меңнән артык гаилә яңа фатир алган.

Яшьләр өчен торак алуның тагын бер программасы – Татарстанның «Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында» ТР Законы кысаларында процентсыз бүлеп түләү мөмкинлеге. Бу торак бәясеннән 60 процентка кадәр күләмдә субсидия алырга мөмкинлек бирә, аны аннары 15 ел дәвамында тигез өлешләргә бүлеп түләп була. «Бу программа Яр Чаллыда аеруча актив гамәлгә ашырыла. 2024 елда мондый мөмкинлектән 16 яшь гаилә файдаланган. 1999 елдан 4 меңнән артык гаилә шул рәвешле яшәү шартларын яхшырткан», – диде министр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *