Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Кама Тамагы районында «Юрьев мәгарәсе»ндә һәм авыл хуҗалыгы оешмаларында булды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың берничә районына эш сәфәре белән чыкты. Иң башта ул Кама Тамагы районында булды, анда ул «Юрьев мәгарәсе» визит-үзәген карады. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Туристик объект 2023 елда Татарстанда җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында төзелгән һәм 2024 елның июнендә ачылган. Үзәк гид белән мәгарәләр һәм штольнялар буенча экскурсияләр тәкъдим итә, кафе эшли, прокатка туристик җайланмалар алырга була, шулай ук кунаклар өчен лекцияләр дә уздыралар.

Рөстәм Миңнехановка районның төп туристик урыннарын – Юрьев мәгарәсен, гипс штольняларын, Лобач тавын, шулай ук Идел һәм Чулман елгалары кушылган урынны күрсәттеләр. Сервис объектлары арасында эко-кунакханә, глэмпинг, балык тоту базасы һәм башкалар бар.

«Идел сукмагы» проектына – 2020 елда Стратегик инициативалар агентлыгы бәйгесе җиңүчесе булган җәяүлеләр маршрутына – аерым игътибар бирелде. 2021 – 2024 елларда аны үстерү өчен республика программалары акчалары, шулай ук шәхси һәм федераль инвестицияләр дә тотылган.

Маршрут экосистеманы саклауга һәм экологик туризмны үстерүгә юнәлдерелгән, капитал булмаган инфраструктураны, белем бирү чараларын һәм аеруча кыйммәтле табигый зоналарга йөкләнешне киметү өчен туристлар агымын яңадан бүлү системасын үз эченә ала. Проектның кураторы – Татарстанның Шәһәрләр үсеше институтының Табигый территорияләр буенча дирекциясе.

Соңыннан район активы һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән очрашу булды. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов сүзләренчә, урып-җыю кампаниясе яхшы темпта бара. Планнарда – май культуралары җыю, ә төп эшләрне, һава торышы мөмкинлек биргән очракта, 25 августка төгәлләү планлаштырыла.

Татарстан Премьер-министры урынбасары – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, республикада 2 млн 215 мең тонна ашлык суктырылган инде, бу бөртекле культуралар мәйданының 42 процентын тәшкил китә. Уртача уңыш – гектарыннан 42,5 центнер. Аның сүзләренчә, Кама Тамагы районында бөртекле культураларны суктыру белән беррәттән туфрак эшкәртү дә башкарыла, чәчү өчен әзерлек бар.

Рөстәм Миңнеханов районда саллы туристик потенциал булуын һәм стихияле туризмнан китеп, цивилизацияле туристик маршрутларны үстерү мөһимлеген әйтте. Ул махсус операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә булышу мөһимлеге турында искәртте, ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтте.

Республика башлыгы сүзләренчә, катлаулы икътисади вазгыятькә дә карамастан, Татарстанда барлык инфраструктура программалары да, шул исәптән юллар үсеше һәм халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү дәвам итә. Ул авыл җирлекләре җитәкчеләренең кешеләр белән эшләүдә төп звено буларак әһәмиятен аерым искәртте.

Шулай ук районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясе күргәзмәсе оештырылган. Анда «Императорский питомник» (декоратив үсемлекләр питомнигы), «Август» агрофирмасы, «Кызыл Шәрык» агрохолдингы продукцияләре, җирле умартачылар балы тәкъдим ителгән.

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Нуриев Р.Ф.». атчылык фермасында да булды.

Эш сәфәренең киләсе ноктасы – Тәтеш районы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *