Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Илнур Фәйзрахманов: Татар телле радиолар арасында пляж турнирының төп максаты – аралашу

Журналист Илнур Фәйзрахманов 20 августта Казанда XI тапкыр татар телле радиостанцияләр арасында узачак пляж волейболы буенча турнирның максатлары һәм бурычлары турында сөйләде.

«Турнирның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм татар телендә радио алып баручыларның аралашуы. Кайсы гына радио булмасын, без бит конкуренция, план тутыру, реклама бирүчеләр табу, ротация – нинди генә максатлар куймыйбыз. Ә монда без рәхәтләнеп аралашабыз, хатирәләрне барлыйбыз. Әлеге турнир шул ягы белән кадерле һәм алга таба да яшәргә хокуклы», – дип сөйләде ул бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында чарага багышланган матбугат очрашуында.

  • Татар телле радиостанцияләр арасында пляж волейболы буенча турнир Казанда 20 августта Пляж волейболы үзәгендә узачак. Быел бәйгене «Тәртип» радиосы оештыра, ярышларда барлыгы алты команда катнашуы көтелә.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Илнур Фәйзрахманов турнирны оештыру тарихы турында сөйләде.

«Әлеге турнирның идеясе 2014 елда барлыкка килгән иде. Белгәнебезчә, 2013 елда Казанда Универсиада уеннары узды. Ул вакытта бик күп төрле спорт объектлары ачылды. Минем «Болгар Радиосы»нда эшләгән чагым. Егетләр белән утырып сөйләштек тә, татар телендә эшләүче радиолар арасында пляж волейболы турнирын оештырып җибәрергә уйладык», – диде Илнур Фәйзрахманов.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Ул ни өчен нәкъ пляж волейболының сайлануын да аңлатып үтте.

«Пляж волейболы – спорт уеннары арасында иң җайлысы. Монда әллә нинди экипировкалар кирәкми, килдең, уйнадың, киттең. Әлеге идеяне барысы да хуплады. Шуннан соң мин «Татар радиосы» белән сөйләштем дә ике радио булды – шулай башлап җибәргән идек. Шөкер, кызыклы килеп чыкты. Әгәр 11 ел үткәрелә икән, димәк, бу радиолар өчен дә кирәк булган. Әлбәттә, бу вакыт аралыгында бик күп радио алып баручылары килде, китте, буыннар алмашынуы булды», – диде ул.

Журналист, ярышларның төп хөкемдары Илназ Фазуллин сүзләренчә, турнир беренче чиратта күмәк аралашу, күңел ачу өчен оештырыла.

«Физик яктан карасак, әлбәттә, физик әзерлекләр кирәк. Ләкин, иң беренче чиратта, ул күңел өчен уйнала торган уен. Профессиональ яктан без турнирны барлык кагыйдәләрен туры китереп үткәрмибез, бу – күбрәк бергә җыелу, уртак бәйрәм рухын кертү өчен оештырылган бәйрәм. Шуңа профессиональ яктан катгый нормаларга китерелгән кагыйдәләр булмаячак, ул уенның база кагыйдәләренә генә таяна», – диде Илназ Фазуллин.

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *