Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Бүген Татарстанда урыны белән кыска вакытлы, көчле яңгырлар явачак. Республиканың кайбер районнарында яшенле яңгырлар көтелә, көндез боз явуы ихтимал, ә иртән урыны белән томан төшәчәк.
ТР Гидрометеорология үзәге фаразына караганда, җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән тизлеге секундына 14 метрга, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю секундына 15-20 метр булыр дип көтелә.
Көндез республикада температура +20...+25 градус булачак.