Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 106 мең гаилә балаларга бердәм пособие алган

1 августка Татарстанда 106 мең гаилә бала туу һәм тәрбияләү буенча бердәм пособие алган. Бу максатларга Россия Социаль фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге 15 млрд сумга якын акча җибәрде. Бу хакта Социаль фондның ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түләү ата-аналарның, уллыкка алучыларның, опекуннарның яисә попечительләрнең берсенә, билгеле шартлар үтәлгәндә бирелә. Әгәр гаиләнең һәр әгъзасына айлык керем җан башына яшәү минимумыннан артмаса, ә гаиләнең хезмәткә сәләтле һәр әгъзасының кереме хисап чорына кимендә 4 минималь хезмәт хакы күләме булса пособие билгеләнә.

Шулай ук гаилә милкенә таләпләр дә исәпкә алына, ә мөрәҗәгать итүче һәм балалар ил территориясендә даими яшәүче Россия гражданнары булырга тиеш.

Пособие күләме гаилә кеременә бәйле һәм төбәктә балалар яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итә. 2025 елда ул 14 621 сум иде, бу айга 7 310,5 тән 14 621 сумга кадәр түләү дигән сүз. Пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтылырга мөмкин.

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белдергәнчә, гаризалар максималь оператив рәвештә карала - карар барлык кирәкле документларны алганнан соң 10 эш көне эчендә кабул ителә.

Сораулар туганда Бердәм контакт-үзәккә шалтыратырга мөмкин – 8 800 100 0001 (төбәк линиясенең эш режимы дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр – 08.30-17.30, җомга көнне – 08:30-16:15, тәнәфессез, шалтырату бушлай).

Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге хезмәтләре турында барлык мәгълүматны фонд сайтында һәм «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм «Телеграм-канал» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.

2025 елның 1 гыйнварында старт алган «Гаилә» илкүләм проекты балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән, анда финанс ярдәм, инфраструктураны үстерү һәм гаилә кыйммәтләрен саклау керә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *