Казан метросының икенче линиясендә пилотсыз поездлар йөри алачак
Казанда метроның икенче линиясен төзегәндә пилотсыз транспорт эше өчен мөмкинлекләр каралган. Бу хакта журналистларга Казан метрополитенының 20 еллыгына багышланган тантаналы чарада «Метроэлектротранс» генераль директоры Айдар Габделхаков хәбәр итте.
«Алга таба үсеш, әлбәттә, – пилотсыз метрополитенда. Һәм метрополитенның икенче линиясе мондый мөмкинлекләрне күздә тотачак», - дип сөйләде ул.
Габделхаков билгеләп үткәнчә, Россиядә барлыгы җиде метрополитен бар. Казан метрополитены – иң яше, шул ук вакытта иң инновациялесе.
«Безнең метрополитен цифрлы технологияләргә корылган. Бездә, башка метрополитеннардан аермалы буларак, идарә системасы автоматлаштырылган. Бездә поездлар программа белән дә идарә ителә ала, ягъни машинисттан башка гына да йөри ала», - дип ассызыклады ул.
Габделхаков сүзләренчә, метрода пассажирлар өчен шартлар даими яхшыра, төрле түләү мөмкинлекләре кертелә. Мәсәлән, биометрия буенча түләү кертелде.
«Казан метрополитены беренче булып цифрлы жетоннарга күчте. Элек алар металлдан иде. Бездә кассирлар белән хезмәт күрсәтү юк. Ягъни бездә бөтен система автоматлаштырылган», - дип билгеләде ул.