Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Балык Бистәсе районында көзге культураларны вакытында чәчүнең мөһимлеген әйтте

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Балык Бистәсе районында булды, ул анда аграрийлар белән аралашты һәм район үзәгендә балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын карады. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шиланка авылы янындагы кырда урып-җыюда эшләүче механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм район активы белән әңгәмә үткәрелде. Муниципалитет башлыгы Радик Исламов районда игеннәр 15,5 мең гектарда (50 процент) җыеп алынуы турында сөйләде. 58,2 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 38 центнер тәшкил итә. Көзге бодайдан уңышы гектарыннан 45 центнерга җитә. Шулай ук 7356 гектарда майлы культуралар, беренче чиратта, көнбагыш һәм рапс җыеп аласы бар.

Балык Бистәсе районында барлыгы 10,1 мең баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2,3 меңе - сыерлар. Гыйнвардан июльгә кадәр районда 9,2 мең тонна сөт җитештерелгән.

Рөстәм Миңнеханов көзге культураларны вакытында һәм сыйфатлы чәчүнең мөһимлегенә игътибар юнәлтте. Районда аларны 10,2 мең гектарда чәчү ниятләнә. Орлыклар һәм ягулык-майлау материаллары тиешле күләмдә әзерләнгән, кирәкле бөтен техника бар.

ТР Рәисе хуҗалык җитәкчеләренә уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдерде. Ул республикада гамәлгә ашырыла торган барлык дәүләт программаларының да дәвам иттереләчәгенә ышандырды. Миңнеханов шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһимлеген белдерде.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов район үзәгендә Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинасын карады. Биредә 215 бала шөгыльләнә. Мәктәптә эш биш юнәлештә (музыка, вокал, рәсем сәнгате, хореография һәм театр сәнгате) оештырылган. Зур актлар залы, 12 уку сыйныфы, 2 хореография һәм 2 костюм бүлмәсе бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *