Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Идел» яшьләр үзәге директоры итеп Салават Кадыйров билгеләнде

«Идел» яшьләр үзәгенә яңа директор билгеләнде. Моңарчы бу вазифада булган Наилә Галиева урынына Салават Кадыйров тәгаенләнде. Үзәккә директор кую турындагы боерыкны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков имзалаган.

«Карар кичә рәсми төстә чыгарылды. «Идел» өчен мин чит кеше түгел инде. Берникадәр тарихка күз салсак, мин иң башта аның «Иделем акчарлагы» проектында катнашырга килгәнем истә. Мин 2018 елда Казанга укырга күченеп килгән идем, аннары милли оешмалар, яшь язучылар даирәсендә кайный башладым. Аннары башка проектларга да кушылдым. Шуннан 2023 елдан алып яшьләр белән эшләүче белгеч булдым. Бөтен проектларны ныклап беләм. Иң башта катнашучы, аннан соң оештыручы ролендә булган кешемен», – дип сөйләде ул «Татар-информ»га.

Кадыйров шулай ук быел 25-31 август көннәрендә үткәреләчәк Татар яшьләре көннәренең юбилей елы булуын билгеләде.

«Алда көтеп торган иң зур күләмле чараларыбызның берсе – Татар яшьләре көннәре. Быел ул 35нче тапкыр узачак. Ул һәр ел саен уздырылып килә, традициягә әверелгән чараларыбызның берсе. Алдагы планнарга килгәндә, финанс кыенлыклар сәбәпле, программалардан төшеп калган проектлар бар. Ул проектларны сагынып безгә шалтыратучылар да җитәрлек. Аларны яңадан эшләтәсе иде. Киләчәктә булган проектларны үстерү һәм, әлбәттә, яңаларын булдыру. Безнең максат – «Идел» проектларын үсешкә илтү, аларның масштабларын тагы да ныграк киңәйтү», – дип ассызыклады яңа директор.

  • «Идел» яшьләр үзәге 1999 елдан башлап Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар яшьләре белән өзлексез эш алып бара. Оешманың татар яшьләре өчен лидерлык мәктәбе, мәдәни-күңел ачу чаралары, бәйге һәм фестивальләр оештыру һәм үткәрүдә 16 елык тәҗрибәсе бар.Оешманың татар яшьләре белән эшләү буенча үз системасы булдырылган. Яшьләр сәясәте өлкәсендәге эшчәнлек яшьләрне актив рәвештә эшкә тартуны күз алдында тота. «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан башкарылган чаралар нәтиҗәсе буларак төбәкләрдә 40лап иҗтимагый оешма төзелүе билгеле

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *