Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Махсус хәрби операция геройлары турында кинопроектлар питчингы игълан ителде

«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында махсус хәрби операция вакыйгалары һәм анда катнашучыларга багышланган кинопроектлар питчингы игълан ителде. Ул яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү һәм Россия хәрбиләренең батырлыклары турында тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питчингның максаты - сугыш кырыннан кайткан махсус хәрби операция геройлары турында реаль вакыйгаларга нигезләнгән күп серияле фильм (сериал) төшерү. Анда катнашу өчен гаризалар 2025 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә.

Питчингның бурычлары:

• Махсус хәрби операциядә катнашучылар турында тарихи хәтерне, илебезнең героик тарихын саклау;

• Батырлыкка һәм фидакарьлеккә рухландыручы заман герое образын формалаштыру;

• Үсеп килүче буында патриотизм, Ватанга мәхәббәт, геройларга һәм аларның батырлыкларына хөрмәт тәрбияләү;

• Россия тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә карата кызыксынуны арттыру;

• Хәрби тематика кинематографын популярлаштыру һәм киноиндустриядә героик сюжетларга игътибарны җәлеп итү;

• Яшь кинематографистларга ярдәм итү һәм аларның иҗади проектларын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру.

Питчингның асылы Россиянең әйдәп баручы продюсерлары, режиссерлары, кино тәнкыйтьчеләре һәм сценаристларыннан торган Эксперт советы каршында кинопроектларны тәкъдим итү һәм яклаудан гыйбарәт.

Питчингта җиңүчегә акчалата бүләк тапшырылачак, шулай ук кинопроектны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәкләр. Приз сыйфатында проектларга продюсерлык итү, кинематограф өлкәсендә төрле хезмәтләрне бушлай күрсәтү яки ташламалар тәкъдим итү дә каралган.

Питчинг 2025 елның 7 сентябрендә Казанда узачак. Оештыручылары - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *