Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиялеләргә балалы гаиләләр өчен яңа еллык түләү турында сөйләделәр

2026 елдан Россиядә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен яңа еллык түләү кертелә — гаиләләргә элек түләнгән физик затларның кеременә салымның (НДФЛ) бер өлешен кире кайтара башлаячаклар. Бу хакта «Прайм» агентлыгына «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү университетының хокук факультеты деканы, профессор Вадим Виноградов сөйләгән, дип хәбәр итә РИА Новости.

Түләүне гаиләләр түбәндәге шартлар үтәлгән очракта алырга мөмкин:

  • гаиләдәге балаларга әле 18 яшь тулмаган (бала көндезге формада белем алган очракта түләү балага 23 яшь тулганчы түләнә);
  • ата-аналар узган елдагы керемнәреннән физик затларның кеременә салым (НДФЛ) түләгән;
  • мөрәҗәгать итүченең алимент түләү буенча бурычлары юк;
  • гаиләнең узган елда җан башына уртача кереме гаилә яшәгән РФ субъектында җан башына билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсеннән 1,5 тапкырга артмаган.

Виноградов аңлатканча, түләү күләме узган елгы керемнән 13 процентлы ставка буенча исәпләнгән салым (тотып калуларсыз) һәм шул ук керемнән 6 процентлы ставка буенча исәпләнгән салым арасындагы аермага тигез.

«Әйтик, гаиләнең узган елда салым түләгән кереме 900 000 сум (аена 75 000) тәшкил иткән. Әлеге керемнән исәпләнгән НДФЛ 117 000 сум (900 000 сум х 13 процент) була. Шул ук суммадан 6 процентлы ставка буенча исәпләнгән салым 54 000 сум. Шулай итеп, еллык түләү күләме 63 000 сум тәшкил итәчәк (117000 — 54 000)», — дип сөйләде эксперт.

Түләүне алу өчен Россия Социаль фондына, Күпфункцияле үзәккә шәхсән килеп яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша онлайн гариза бирергә кирәк. Моны беренче тапкыр 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр эшләргә мөмкин булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *