Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин һәм Трампның очрашуы: Дөньякүләм гаммәви мәгълүмат чаралары язмалары

Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трамп арасындагы сөйләшүләр тәмамланды. Бу вакыйга бөтен дөнья матбугат чаралары игътибары үзәгендә булды. Чит ил гаммәви мәгълүмат чаралары ике дәүләт лидерларының очрашуы турында нәрсәләр яза – «Татар-информ» материалында.

Трамп Путинны йолдызны кунакка чакырган кебек форматта каршы алды

Тән теле буенча эксперт Джуди Джеймска сылтама белән язучы Британия басмасы Daily Mail билгеләп үткәнчә, Трамп Россия лидеры Владимир Путинны йолдызлы кунак кебек каршы алган.

Джеймс әйтүенчә, Трампның күп төрле жестлар куллануы, кунакка еш кагылуы һәм кул чабуы танылган кешене студиягә чакыра торган популяр телешоу алып баручысының манерасын хәтерләткән.

«Трамп Путинны танылган кешене кунакны чакырган ток-шоу алып баручысы кебек сәламләде», – диелә мәкаләдә.

Аның сүзләренчә, Анкориджда узган җылы һәм озак сөйләшүдән соң Путин канәгать булып күренгән.

Сөйләшүләр озынлыгы буенча рекорд

Bloomberg агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россия һәм АКШ Президентларының Аляскадагы сөйләшүе аларның шәхси очрашулары тарихында иң дәвамлы очрашу булган.

«Дональд Трамп һәм Владимир Путинның Аляскадагы саммитта узган сөйләшүе ике сәгать ярымнан артык вакыттан соң тәмамланды, бу аларның иң озак шәхси очрашуы булды», - дип яза агентлык.

Британиянең Sky News телеканалы Анкоридждагы саммитны Россияне сәяси изоляцияләү тәмамлауның символы буларак бәяләде. Язма авторлары билгеләп үткәнчә, Трамп, басым һәм санкцияләрне көчәйтү урынына, Путинга хөрмәт күрсәтте.

«Бу аны (Путинны) Көнбатышта изоляцияләү тәмамлануны аңлата. Дональд Трамп, санкцияләр урынына, Россия Президентын дәүләт сәфәре аналогы белән бүләкләде», - дип ачыклык кертелә мәкаләдә.

Россия лидерына алкышлар

The Sun игътибар иткәнчә, Америка Президенты Россия коллегасы Аляскага килүгә бәйле рәвештә бик канәгать булгаң, моны Путинга алкышлар күп яңгырау раслаган.

«АКШ президенты Россия лидеры кызыл келәм буйлап аның каршына килгәндә кул чапты», - дип яза басма.

«Элеккеге дуслар» очрашуы

Reuters ике дәүләт лидерлары арасындагы сөйләшү җылы узуга игътибар итә. Басма хәтта бу очрашуны дуслар арасындагы очрашу белән чагыштыра.

«Трамп һәм Путин бер-берсен элеккеге дуслар кебек сәламләде. Аларның очрашуы җылы узды дип әйтү генә аз булыр. Ир-атлар кул кысышты һәм күптәннән үзара бәйләнгән булу билгесе буларак бер-берсенә кагылды», - диелә агентлык материалында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *