Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Путин Аляскада СССР сугышчылары каберләренә чәчәкләр салды

РФ Президенты Владимир Путин Аляскадагы Эльмендорф-Ричардсон хәрби базасында совет сугышчылары каберләренә чәчәкләр салды. Җирләнгәннәр арасында Татарстан Республикасыннан капитан Мөбәрәк Нуриев та бар. Бу хакта «Миллиард.Татар» яза.

Бу урында легендар АлСиб трассасының хәрби очучылары һәм ленд-лиз кысаларында хәрби кораблар алуда катнашкан диңгезчеләр җирләнгән.

Татарстанның Әтнә районыннан капитан, штурман булган татар егете җирләнүе турында беренче булып «Миллиард.Татар» 2025 елның 22 июлендә язды.

Капитан Нуриев турында сүз кичә Путинның Аляскага сәфәреннән соң кузгатылды. Нуриев — АлСиб проекты – Аляска һәм СССР арасында 1942 елда төзелгән һәм эшли башлаган һава трассасы проектында катнашучы. Әлеге трасса Америка самолетларын күчереп йөртү өчен авиатрассаның совет өлеше булган.

Милләттәшебез турындагы мәгълүматны «Рус мемориаллары» онлайн-проекты волонтерлары һәм көнчыгышны өйрәнүче Кирилл Семенов халыкка җиткерде.

Басма журналистлары мәгълүматларына караганда, Нуриевның кабере Ричардсон форты милли зиратында (аллея 204, ID11856838) урнашкан. 1нче күчереп йөртү авиациясе полкы авиаэскадрильясы штурманы Нуриев самолетларны күчереп йөрткән. Россия ресурслары мәгълүматларына караганда, 1943 елның 14 мартында һәлакәт була: Ном шәһәренең (Аляска, АКШ) МаркФилд аэродромында күккә күтәрелгәндә Douglas A-20 Havoc самолетының двигательләре эшләми башлый.

Нуриев 1912 елның 12 февралендә ТАССРның Әтнә районы Епанчино авылында туган. Шул ук авылда татар дин белгече Шиһабетдин Мәрҗани дә туган. 1931 елда булачак капитанны армиягә алалар, ә дембельдән соң ул Берләштерелгән татар-башкорт хәрби мәктәбен һәм Очучылар һәм күзәтүче-очучылар хәрби мәктәбен тәмамлаган.

Шулай ук Нуриев Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *