Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Казан тавышлары» шигъри перформансы узачак

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне алдыннан, 28 августта Казан мэриясе балконнарында «Казан тавышлары» традицион шигъри перформанс узачак. Шәһәр халкы өчен шәһәрнең әйдәп баручы артистлары һәм музыкантлары чыгыш ясаячак. Театр, музыка, поэзия һәм архитектура бердәм шәһәр спектаклендә чагыла, анда классик тарих «Балконда шигырьләр» форматында булачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

«Казан тавышлары» – биш ел эчендә шәһәрнең мәдәни бренды булган вакыйга. Ул мэрия балконнарында бара, анда тамашачылар һәм артистлар уникаль атмосферада очраша. Казан мэры Илсур Метшин ярдәме белән проект тагын да күбрәк артистлар җәлеп итеп һәм меңләгән тамашачы җыеп, Татарстан башкаласының мәдәни тормышы календаренда әһәмиятле вакыйга булып кала бирә», – диде проект авторы Гүзәл Сәгыйтова.

Театральләштерелгән тамаша оркестрның баш дирижеры Данияр Соколов җитәкчелегендә Г.Камал исемендәге театр оркестры чыгышыннан башлана.

Татар һәм рус телләрендә шигырьләр Татарстан Республикасының атказанган артистлары Искәндәр Нуризянов, Ришат Әхмәдуллин, Динар Хөснетдинов, актерлар Булат Гатауллин, Марина Ясельская һәм Алсу Сөнгатова башкаруында яңгыраячак.

Җырларны Татарстан Республикасының атказанган артистлары Артур Исламов, Татьяна Ефремова, шулай ук Илгиз Шәйхразиев һәм Марина Карпова башкарачак.

Кичәнең махсус кунагы Татарстанның атказанган артисты, La Scala легендар опера театры солисты Рүзил Гатин булачак.

Куелыш режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резеда Зәйни.

Чарага теләге булган һәркем килә ала. Вакыйга 20:00 сәгатьтә Кремль урамы, 3 адресы буенча башлана.

  • «Балконда шигырьләр» форматында театральләштерелгән перформанс Казан мэриясе тарафыннан 2021 елдан бирле уздырыла.

Исегезгә төшерәбез, «Казан тавышылары» проекты 2021 елда урамда театральләштерелгән перформанс буларак старт алды. Анда актерлар шигырьләр укый һәм шәһәр мэриясе бинасы балконнарыннан музыкаль әсәрләр башкара.

Узган ел Шәһәр һәм республика көне алдыннан балконнардан La Primavera камера оркестрының лирик композицияләре, шулай ук ТР халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Зөлфия Вәлиева башкаруындагы шигырьләр яңгырады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *