Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин «Баланы мәктәпкә җый» акциясе кысаларында балаларга портфельләр тапшырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан районында булды һәм «Бердәм Россия» партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабының «Баланы мәктәпкә җый» хәйрия акциясендә катнашты. Ул шулай ук балаларны якынлашып килүче яңа уку елы белән котлады һәм аларга уңышлар теләде.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Мөхәммәтшин Иҗтимагый ярдәм штабының социаль проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итүче һәм хәйрия акцияләрендә катнашучы активистларына портфельләр һәм мәктәп өчен канцелярия кирәк-яраклары тапшырган. Ул шулай ук балалар белән аралашкан, аларның нәрсә белән мавыгулары һәм буш вакытларын ничек уздырулары турында сорашкан.

Бүләкләнүчеләр арасында Балалар сәнгать мәктәбендә укучы Анастасия дә бар. Настя рәсем ясау, сәйлән үрү, бәйләү һәм чигү белән актив шөгыльләнә. Аның эшләрен еш кына сәнгать мәктәбе укытучылары билгеләп үтә. Штабта Анастасия башка балалар өчен мастер-класслар үткәрә.

Штабның тагын бер активисты – Павел. Ул 182нче номерлы политехник лицейның футбол командасы капитаны. Аның җитәкчелегендә команда зур нәтиҗәләргә ирешкән, балалар һәм яшүсмерләр командалары арасында узган Allstars турнирында икенче урын яулаган. Павел профессиональ футболчы булырга, «Рубин» командасында уйнарга һәм Татарстанны тәкъдим итәргә хыяллана.

Ильяс – «ТР Яшь гвардиясе» белән берлектә Иҗтимагый ярдәм штабы оештырган киберфутбол буенча ике зур турнирда җиңүче. Ул киләчәген киберспорт белән бәйләргә тели һәм инде бүгеннән үк зур уңышларга ирешә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *