Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Курше фест» җиңүчесе Царево торак комплексында карбыз бәйрәме уздырды

Питрәч районының «Царево» торак комплексында яшәүчеләр карбыз бәйрәме оештырды. Төп кунаклар буларак туган көне җәйгә туры килгән балалар чакырылды.

Чараның инициаторы – районда яшәүче активист, «Курше фест» ишегалды уеннары республика конкурсында җиңүче Юлия Кмин.

Малайлар һәм кызлар татлы карбыз белән сыйланып кына калмаган, карбыз темасына оештырылган күңелле хәрәкәтчән уеннарда да катнашты. Матур костюмнар кигән аниматорлар балаларга шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәргә тырышты. Кичәнең төп алып баручысы – сөйкемле Арбуз-карабузның образын Юлия үзе уйлап тапкан.

«Шартларны укыгач, мин бу бәйгенең нәкъ безнең өчен игълан ителгән конкурс булуын аңладым, – дип аңлатты җиңүче. – «Күрше фест» ярдәмендә әлеге искиткеч бәйрәм тормышка ашырылды. «Карбыз бәйрәме» туган көне җәйгә туры килгән һәм бакча яки мәктәптә «каравай»сыз калган барлык балаларга бүләк булды».

Бу бәйрәм – Юлия Кминның проектының бер өлеше генә. Моңарчы ул күршеләре өчен берничә хәйрия чарасы уздырган, ә алга таба ул яңа чаралар планлаштыра: 30 августта торак комплексының 11 еллыгына багышланган бәйрәм, ә 6 сентябрьдә рәсем сәнгатен яратучылар өчен иҗади очрашу булачак.

Конкурс кысаларында алган 200 мең сумлык грант акчаларына Юлия мольбертлар, буяулар, пумалалар һәм, иң мөһиме, беренче бәйрәмдә кулланылган аппаратура комплектын сатып алган.

«Курше фест» республика конкурсы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән узды һәм «Татарстанда җәй» программасының бер өлеше булды.

Материал Люция Сираҗиева катнашында әзерләнде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *