Татарстанда 15 яшьлек машина йөртүче оештырган авариянең нечкәлекләре билгеле булды
Татарстан прокуратурасы төнлә Спас районында булган үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләре турында хәбәр итте.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, 17 августта 00:25 сәгатьләрдә Алексеевск – Югары Колок – Базяково – Тукай автоюлында «Лада Гранта» автомобиле белән идарә итүче 15 яшьлек үсмер малай куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм каршы як полосадан барганда юлдан чыгып очкан. Нәтиҗәдә җиңел машина әйләнеп капланган.
Балигъ булмаган машина йөртүче ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче урында ук үлгән, 24 яшьлек пассажир имгәнгән.
Фаҗига урынына Спас районы прокуроры вазифаларын башкаручы Фаил Гайсин килгән. Үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте факты нигезендә процессуаль тикшерү үткәрелә.
Фото: © Татарстан прокуратурасы