Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиядә 1 сентябрьдән хуҗасыз кишәрлекләрне тартып алуның яңа критерийлары кертелә

Россиядә 1 сентябрьдән җир кишәрлекләренең файдаланылмавын билгеләүче критерийлар гамәлгә керә. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең элегрәк имзаланган карарына сылтама белән ТАСС искәртте.

Өч ел дәвамында билгеләнеше буенча файдаланылмаган дип танылган дача һәм башка кишәрлек хуҗаларына башта кисәтү, ә аннары 50 мең сумга кадәр штраф һәм җирне тартып алу янаячак.

Җир кишәрлеге түбәндәге очракларда ташландык дип танылачак:

  • территориянең яртысыннан артыгы көнкүреш калдыклары һәм чүп-чар белән капланган, территория елдан артык җыештырылмаган;
  • төзелеш өчен билгеләнгән җирләрдә төзелеш корылмалары юк;
  • шәхси торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җирдә җиде ел һәм аннан да күбрәк вакыт дәвамында шәхси йорт төзелмәгән;
  • кишәрлектә өлешчә җимерелгән корылмалар бар, ә территория хуҗасы ел дәвамында аларны ремонтлауга керешмәгән.

РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров элегрәк аңлатканча, таләпләрне беренче тапкыр бозган өчен кисәтү генә ясала, тик аннары кишәрлекне тәртипкә китермәгән яки моны вакытында эшләмәгән хуҗага 20-50 мең сум штраф салыначак.

Әгәр милекче ярты ел дәвамында территориядә тәртип урнаштырмаса, Росреестр вәкаләтле органга кишәрлекне тартып алу турындагы эшне судка җибәрү өчен хәбәрнамә юллаячак, соңыннан кишәрлек ачык сатулардан сатылачак.

Россиядә җир кишәрлекләрен үзләштерү турындагы закон 2025 елның 1 мартыннан гамәлдә. Ташландык территория хуҗасының аны үзләштерү өчен өч ел вакыты бар. ТР Бакчачылар берлеге рәисе Илья Слесарский сүзләренә караганда, хәзер һәр бакчачылык ширкәтендә ташландык кишәрлекләрнең хуҗалары табыла башлаган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *