Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорскиның Яңа Чыршылы авылында яңа сквер барлыкка килде

Лениногорск районының Яңа Чыршылы авыл җирлегендә Татарстан нефтен беренче ачучылар хөрмәтенә яңа сквер барлыкка килде. Бу хакта «Заман сулышы» яза.

Биредә яшәүчеләрнең инициативасын юбилейлар елында «Татнефть» хуплады. Барлыкка килгән ямьле урында ял итәргә, төрле буын халкы белән күрешеп, аралашырга, үткәннәрне искә алырга һәм киләчәк турында уйланырга була.

Проект башлангычыннан алып, гамәлгә ашыруга кадәр озын юл үтте. Сквер турында фикер 3 ел элек барлыкка килгән, бары 2024 елның декабрендә муниципалитетлар өчен грант конкурсының финалына узган. Төзелеш башланыр алдыннан ветеран-нефтьчеләр, авылда яшәүчеләр, архитекторлар һәм дизайнерлар белән фикер алышулар үткәрелде.

Кайчандыр ашханә һәм складлар урнашкан территория хәзер матур һәм уңайлы урынга әйләнде: монда эскәмияләр, чәчәк түтәлләре урнаштырылган, яктырткычлар куелган, плитәләр түшәлгән.

Паркта беренче нефтьчеләр батырлыгына куелган истәлекле билгеләр дә бар, үзләренең Нефтьчеләр монументы да аерым бер ямь биреп тора.

- Бу сквер – безнең хәтер символы, хезмәт һәм энтузиазм белән Татарстанның нефть промышленностен башлап җибәргән кешеләргә карата рәхмәт һәм хөрмәт символы. Нефтьчеләр эшчәнлегендә минем бабайның да өлеше бар, ул Тимәштә 3 нче скважинада нефть һәм газ чыгару буенча операторларның берсе иде. Аның улы – минем әти, Лениногорскида Нефть монументы төзегәндә катнашкан. Яңа Чыршылылар арасында да нефть тармагының күренекле хезмәткәрләре һәм ветераннары шактый. Бу урынны ачып, без яңа буыннарга ата-бабалар калдырган мирасны сакларга һәм үстерергә әйтәбез», - ди авыл җирлеге башлыгы Регина Мөхәмәтшина.

Әлеге урын - парк шулай ук җирле халыкның мәдәни тормыш дәрәҗәсен сизелерлек яхшыртачак. Җәй көне биредә бию кичәләре, концертлар, балалар өчен уен программалары, спорт чаралары үткәрергә мөмкин.

Компаниянең грант конкурсы акчасына авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре моның белән генә тәмамланмаган әле. Реконструкциядән соң якын арада Кузайкино авылындагы форель чишмәсе халыкны һәм юлчыларны шифалы, чиста су белән сыйлаячак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *