Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов «РОСТКИ-2025» халыкара форумын ачты

Бүген Казанда Казан Экспо күргәзмә комплексы мәйданчыгында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы башланды. Форумны ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Аның сүзләренчә, форум - Россия һәм Кытай арасындагы хезмәттәшлектә мөһим вакыйгаларның берсе.

«Россия һәм Кытай күп еллар дәвамында үзара ихтирамга нигезләнгән стратегик мөнәсәбәтләрне үстерә. Һәм Татарстан хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә», - дип искәртте Миңнеханов.

Ул БРИКС саммитын искә төшереп узды, анда Кытай Халык Республикасы башлыгы Си Цзиньпин республикага рәхмәт белдерде һәм оешманы югары бәяләде. Татарстан Рәисе шулай ук узган елдан Татарстан башкаласын һәм Кытай шәһәрләрен янә туры авиаэлемтә бәйләвен билгеләп үтте.

Сүзен йомгаклап, Рәис форумда тормышның барлык аспектларына кагыла торган төрле юнәлешләр буенча бай эшлекле программа әзерләнүен искәртте.

«Бүгенге шартларда үзара файдалы хезмәттәшлек темалары хакында фикер алышу мөһим. Алда - нәтиҗәле очрашулар һәм Татарстан буенча экскурсияләр. Нәтиҗәле эшләвегезне, кызыклы дискуссияләр һәм республикада үзегезне уңайлы хис итүегезне телим», - дип сүзен төгәлләде ТР Рәисе.

Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо, үз чиратында, Кытай-Россия мөнәсәбәтләре һәрвакыт алга баруын билгеләп үтте.

«Форум ике яклы мөнәсәбәтләр урнаштыруда торган саен әһәмиятлерәк роль уйный. Моннан тыш, бу бизнес хезмәттәшлеге өчен мөһим мәйданчык - быел Кытайның 200дән артык компаниясе катнашты», - дип белдерде генконсул.

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III Халыкара форумы Казанда 18-19 августта уза. Форумга 32 илдән, Россиянең 59 төбәгеннән һәм Кытай Халык Республикасының 24 территориаль административ бүлекчәсеннән катнашучылар теркәлгән. Форумда барлыгы 10 меңгә якын кеше катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *