Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сян Бо: Татарстан - Кытай белән хезмәттәшлектә Россиянең иң актив төбәкләренең берсе

Татарстан - Кытай белән мөнәсәбәтләрне үстерү өлешендә Россиянең иң актив төбәкләренең берсе. Бу хакта «РОСТКИ» халыкара форумының бер сессиясендә Кытай Халык Республикасының Казандагы Генераль консулы Сян Бо хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Татарстан - Россиянең төп төбәкләренең берсе, икътисади потенциалы, ачыклык дәрәҗәсе һәм эшлекле мохит сыйфаты буенча алдынгы урыннарны били. Кытай белән товар әйләнеше икенче ел рәттән 3 млрд доллардан артып китә, берничә зур проект уңышлы эшли, Казан белән Шанхай арасында туры авиаэлемтә ачылган. Республика Кытай Халык Республикасы белән мөнәсәбәтләрне җайлау өлешендә иң актив төбәкләрнең берсенә әверелде», - дип белдерде Сян Бо.

Сессиядә Татарстанның һәм Синьцзян производство-төзелеш корпусының икътисади потенциаллары тәкъдим ителде.

«Татарстан Россиянең үзәк өлешендә ике елга кушылган урында урнашкан һәм илнең Көнчыгыш һәм Европа өлешләре арасында үзенчәлекле күпер булып хезмәт итә. Республикада ике халыкара аэропорт һәм елга портлары эшли. 1 мең чакрым радиуста Россия халкының 50 проценттан артыгы яши, бу безнең күп кенә компанияләр өчен гаять зур базарлар ача», – дип аңлатты Кытайдан килгән хезмәттәшләренә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер.

Ул Татарстанның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, нефть чыгару һәм башка тармаклардагы уңышлары турында сөйләде.

Үз чиратында, Синьцзян җитештерү-төзелеш корпусының тышкы элемтәләр буенча канцелярия башлыгы Цзянь Циньшань республика белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә әзерлек турында белдерде.

«Татарстан белән без берничә юнәлештә хезмәттәшлек итә алабыз. Мисал өчен, агротехнологияләрне үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү һәм авыл хуҗалыгын үстерү. Шулай ук без нефть химиясе, машина төзелеше һәм логистика өлкәләрендә хезмәттәшлек итәргә телибез», – дип белдерде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *