Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чакмагышның Бал бәйрәмендә: Умартачылык – гаилә бюджетына табыш китерә ала торган шөгыль

Башкортстанның Чакмагыш районында үткәрелгән Бал бәйрәмендә Митрә-Әюп авылыннан килгән тәҗрибәле умартачылар, хезмәт ветераннары булган Ризида һәм Мөнәвир Каюмовлар гаиләсе дә бар иде.

«Чакмагыш районында бал ярминкәсе зур оешканлык белән үтте. Һәвәскәр умартачылар район халкына чәчкә, кара бодай һәм башка төрле баллар тәкъдим иттеләр. Юкә балы быел азрак булды. Яңгырлар булу сәбәпле мондый төр бал җыярлык көннәр булмады. Умартачылар бу көнне башка төр бал продуктлары да саттылар. Умартачылык – гаилә бюджетына табыш китерә ала торган шөгыль. Әмма умартачылыкның эше бик күп, умарта асраучының мәшәкатьләре кыш көне дә тукталмый шуңа күрә дә, умарта тотам дисәң – бал корты кебек тырыш булырга кирәк», – дип сөйләде Мөнәвир Каюмов «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш сөйләшү барышында балчылык товарларының саулык өчен файдалы булуын билгеләп үтте. «Умартачылыкның һәр продукциясе кешенең тазалыгы өчен файдалы. Хәтта үлгән кортлар белән кәрәзнең көясенә кадәр файдалы. Алардан төрле төнәтмәләр ясыйбыз. Иртә яздан умарталарны чыгаргач, ояларны чистартып юу зарур. Һәр умартаны карап, хәлен ачыклау кирәк. Умарта күчләре аерылып чыгу вакытында яннарында тору мөһим. Кирәк чакта иске рамнарны алмаштырырга, магазин корпусларын өстәп торырга кирәк. Бал аерту чоры җиткәч, бал белән тулган рамнарны алып аертабыз», – диде ул.

Бәйрәм барышында бал ярминкәсе, фотозоналар эшләде. Шулай ук бәйрәмдә катнашучы авыл җирлекләре бүләкләнде.

«Бәйрәм бик ошады. Ул халык, кунаклар күпләп килгән иде. Бәйрәмне, гадәттәгечә җыр-моң, дәртле биюләр бизәде. Аннан соң авыл Советлары да актив катнашты һәм хөрмәтләнде. Мәсәлән безнең Юмаш авыл Советы биләмәсе – «тамашачы сөюен яулаганы өчен» дигән номинациягә лаеклы булып бүләкләнде», – диде «Чакмагыш чаткылары» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзасы булган шагыйрә, педагогика һәм мәдәният ветераны Резидә Каюмова.

  • Чакмагыш районында узучы Бал бәйрәменә Чакмагыш почтамты алдындагы мәйданда район хакимияте белән берлектә олы ярминкәләргә Чакмагышның атаклы бал бабае, танылган татар һәм башкорт язучысы һәм шагыйре, умартачылар һәм журналистлар остазы, районның Умартачылар Советы рәисе Әгъдәл Низаев нигез салган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *