Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төмәндә себер татар телендә балалар өчен шигырьләр җыентыгы чыккан

Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Нәниләргә бүләккә» дигән язмасы чыкты. Анда балалар өчен чыккан яңа китап турында сүз бара.

«Бу көннәрдә җирле шагыйрәбез, өлкә себер татар язучылар берлеге рәисе Клара Кучковская-Йарашованың балалар өчен махсус себер татар телендә, төсле рәсемнәр белән бизәлгән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Китап «Палацыклар пелән йәннекләр – иң йакшы туслар» дип атала. Җыентык 200 данә белән Төмән шәһәренең «Слово» нәшриятендә бастырылган. Аның баш редакторы - филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин, ә рәсемнәрне педагогия фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт университеты доценты, рәссам Ольга Бакиева ясаган. 67 битлек китапка Клара Кучковская-Йарашованың 38 шаян, үгет-нәсихәт биргән, кызык, тирән эчтәлекле шигырьләре, мәсәлләре кергән. Мәсәлән, мондый шигырьләр – «Пишлек», «Палларның пакцасы», «Коймакка ошаган ай», «Төлгө пелән куйан», «Тәмәге тарткалы йарамайты» һәм башкалар. Китапның икенче бүлегендә «Сөр йеләк» «Әбәүцек» «Турай» дигән кыска хикәяләре урын алган.

Шагыйрәне яңа китабы белән котлап һәм аның эшенә бәя биреп Максим Сагидуллин: «Клара апаның «Әйткем киләте» китабында балалар өчен язылган берничә шигыре басылып чыккан иде. Ә бу юлы Клара апа бу китапны махсус балалар өчен чыгарды. Балаларны себер татар теленә өйрәтер, телебезне белсеннәр, телебезне өйрәнергә теләк барлыкка килсен дигән уй белән бу шигырьләрне язды ул. Бу китапка кергән шигырьләр Клара апага хас булган стильдә - юмор, ирония белән язылганнар, балаларга гына түгел, зурларга да укырга кызык. Алар балаларга нәрсә яхшы, ә нәрсә яман, ни эшләргә ярый, нәрсә ярамый, әти-әни, әби-бабай, туганнарны хөрмәт итәргә, табигатьне, хайваннар, кошларны яратырга өйрәтәләр.

Билгеле булганча, 2020 елда мин Пүреган Сыбыр белән Рәкыйп Ибраһимовның нәниләр өчен себер татар телендә язылган әсәрләрен китап итеп бастырып чыгарган идем. Бу инде икенче китап булды. Рәссам Ольга Афанасьевна рәсемнәрдәге балаларны себер татар балаларына охшатып ясарга тырышты», - дип сөйләде».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *