Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Муса Җәлил музей-фатирында «Өзелгән җыр…» дип исемләнгән чара узачак

25 август 10.00 сәгатьтә Муса Җәлил музей-фатирында «Өзелгән җыр…» дип исемләнгән чара узачак. Бу хакта Муса Җәлил музей-фатиры хәбәр итә.

Музей урнашкан йорт – Муса Җәлилнең соңгы фатиры, биредән ул фронтка китә. Һәр елның 25 августында бу йортта Берлинда җәзалап үтерелгән 11 татар егетен искә алуга багышланган чара уза.

Хәтер көнендә Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна һәм оныкчыгы Елизавета Малышевалар катнашачак. Шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге вәкилләре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары, «Муса Җәлил. Шагыйрь һәм Герой» документаль фильмы режиссеры Алексей Егорычев, «Җәлил» мюзиклы режиссеры Руслан Фәхрединов һәм башкалар чыгышы көтелә.

12.00 сәгатьтә 1 Май мәйданында, Муса Җәлил һәйкәле янында, митинг һәм чәчәк салу тантанасы булачак.

14.00 сәгатьтә 1 Май мәйданыннан «Җәлил Казанда» дип аталган җәяүле экскурсия башлана.

26 август 18.30 cәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә (Павлюхин ур., 73), Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивале җиңүчеләренең концерты булачак.

Бу көн Татарстан Республикасында гына түгел Германиядә, Мәскәүдә, Оренбург өлкәсендә дә билгеләп үтелә. 81 ел элек, 1944 елның 25 августында Өченче рейхның II Империя суды карары нигезендә, Плетцензее төрмәсендә 11 татардан торган төркем җәзалап үтерелә. Мәңгелеккә калган исемнәр: Гайнан Кормаш, Фуат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров. Аларны фашистларга каршы пропаганда алып баруда һәм Германиянең хәрби куәтен җимерүдә гаепләделәр…

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *