Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган чаралар планы билгеле

Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган чаралар 25 августта драматургның туган авылы Мәрәтхуҗада Кама Тамагы театры спектакле һәм Казанда «Апуш» балалар студиясе куйган спектакль белән башланып китә. Туфан Миңнуллинны искә алу чарасы, юбилей кичәсе буларак, октябрь айларында Камал театрының Зур залында булыр дип планлаштырыла.

«Туфан Миңнуллинның тууына 90 еллыгы безнең өчен бик әһәмиятле вакыйга. Туфан агага багышланган күп кенә чаралар каралган. Камал театрының яңа бинасында «Апуш» балалар театр студиясенең драматургка багышланган «Күзлек» лабораториясенә йомгак ясалу һәм аның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл белән башлана» дип таныштырып үтте Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Туфан Миңнуллинның 90 еллыгы уңаеннан үткәреләсе чараларга багышланган матбугат конференциясендә.

«Туфан аганың истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән республикабыз җитәкчелеге беренче сафларда – 30 августта Туфан Миңнуллин яшәгән йортта мемориаль такта ачылачак дип дәвам итте ул. Мемориаль такта Татарстан язучылар берлеге инициативасы белән куелачак.

«Кама Тамагы районының Мәрәтхуҗа авылында Түбән Кама татар дәүләт театры аның «Әниләр һәм бәбиләр» пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтәчәк. Ә спектакль алдыннан язучылар Туфан аганы искә алып чыгышлар ясаячак», – дип сүзгә кушылды Татарстан Язучылар берлегенең рәисе Ркаил Зәйдулла.

Ул 25-27 августта Кама Тамагы районында Туфан Миңнуллин исемендәге Драматурглар семинары үткәреләсен дә хәбәр итте. «Драматурглар белән пьесалар укыйбыз, режиссерлар, театр тәнкыйтьчеләре катнаша. Минемчә, бик кызыклы чара булыр», – диде ул.

«Башта үткәреп булмас ахры дип уйлаган идем. Ләкин Туфан абыйның 90 еллыгы булгач, Мәдәният министрлыгыннан сорамыйча гына акча таптык. Иң мөһиме – бу семинарның файдасы бар: режиссерлар килә, тыңлый, анда тикшерелгән пьесалар куела да», – диде ул.

«Туфан абый татар әдәбиятының, шул исәптән, татар драматургиясенең киләчәге өчен борчылып яшәгән кеше. Хәлдән килгәнчә аны алга этәрергә тырышып яшәде. Миңа калса, аның бу семинар үткәрелүгә һәм аның нәтиҗәләренә рухы шат булыр», – дип нәтиҗә ясады Язучылар берлеге рәисе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *