Зәй волонтерлары маскировка челтәрләренең яңа төрен ясый башлады
«Зәй сезнең белән» волонтерлар төркеме махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен шәһәр һәм ачык мәйданчыклар шартларында хәрби бурычларны үтәү өчен маскировканың яңа төрен ясый башладылар. Мондый челтәрне үрү өчен пенопласт һәм хатын-кыз капрон колготкалары кирәк. Бу хакта «Зәй яңалыклары» хәбәр итә.
«Шәһәр челтәре»н үрү технологиясе катлаулы, әмма нәтиҗәсе моңа лаек. Пенопластны кисеп, төрле зурлыктагы кирпечләрнең имитациясен булдырабыз. Аннан әзер «кирпечләр»гә колготкалар киертеп, тукыма белән тыгыз итеп тарттырабыз һәм очларыннан челтәргә бәйлибез. Нәтиҗәдә шәһәр челтәрләрен имитацияләү килеп чыга. Мондый маскировка безнең егетләрнең техникасын һәм позицияләрен шәһәр һәм бистә урамнарында күренми торган итә», – ди «Зәй сезнең белән» төркеме җитәкчесе Елена Хисаметдинова.
Шәһәр ландшафтына максималь охшашлыкка ирешү өчен төгәл билгеле төстәге – көрән, соры, көрәнсу төстәге ялтыравыксыз колготкалар файдаланыла. Нәкъ менә шундый төсләр ялтыравыксыз, идеаль маскировка булдырырга мөмкинлек бирә.
«Безгә һәрвакыт колготкилар кирәк. Ертык, иске булса да ярый, ләкин чиста булырга тиеш. Андый колготкиларыгыз булса, чыгарып ташламагыз, волонтерларга китерегез», – ди Елена Хисаметдинова.
Хәрбиләрдән «шәһәр челтәре»нә сорау күп. Шундый беренче челтәрләр якын көннәрдә алгы сызыктагы хәрбиләргә җибәреләчәк.