Песков тарихи документаль кино Путинның яраткан жанры булып калуын әйтте
Россия Президенты Владимир Путин тарихи фильмнарга һәм сериалларга, беренче чиратта, документаль фильмнарга өстенлек бирә. Дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Президент кайвакыт юлдагы вакытын фильмнар карау өчен сарыф итә. Сүз күбесенчә Россия фильмнары турында бара. Ни өчен дигәндә, Песков билгеләп үткәнчә, хәзер илдә профессиональ дәрәҗәдә эшләнгән һәм кызыклы документаль кинолар күп.
Путин дуслары, гаиләләре һәм хезмәттәшләренең киңәшләренә таянып, нәрсә карарга икәнен үзе сайлый, дип өстәде Песков. Әмма, Кремль вәкиле искәрткәнчә, дәүләт башлыгының кино карау өчен вакыты күп түгел.