Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Бүгенге дөнья динамикасы нефть-газ комплексы казанышлары белән тәэмин ителгән

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен, шулай ук тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, фидакарь хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде.

«Бүгенге дөньяның бөтен динамикасы, аның үсеше һәм алга баруы нефть-газ комплексы казанышлары белән тәэмин ителгән. Транспорт, сәнәгать, энергетика – икътисадның төп өлкәләре нефть-газ тармагы тәэмин итә торган ресурслар ярдәмендә эшли», - дип искәртте ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, нефть-газ комплексы тарихы - сәнәгать уңышларының елъязмасы гына түгел, ул бөтен төбәкләрне үзгәртеп кору, шәһәрләр һәм бистәләр барлыкка килү, уникаль фәнни мәктәпләр һәм хезмәт династияләре формалашу тарихы.

«Бүгенге көндә нефть-газ секторы, инновацияләр һәм үсеш катализаторына әверелеп, икътисадның барлык өлкәләре өчен куәтле мультипликатив нәтиҗә бирүен дәвам итә», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов быел 75 еллыгын билгеләп үтәчәк «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятен уңышлы үсешнең лаеклы үрнәге дип атады. Узган дистә еллар эчендә компания беренче нефть скважиналарыннан алып халыкара дәрәҗәдәге заманча вертикаль-интеграцияләнгән холдингка кадәр озын юл үтте. «Татнефть» масштаблы инвестицион проектларны гамәлгә ашыра, инновацион технологик чишелешләрне гамәлгә кертә, сыйфат һәм экологик җаваплылыкның югары стандартларын билгели, бу аңа киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә, дип санап үтте ТР Рәисе.

«Нефть һәм газ сәнәгате – республикабыз өчен аеруча әһәмиятле тармак. Бу өлкәдә ирешелгән уңышларга хөрмәтле ветераннар ныклы нигез салган, соңрак мактаулы эстафетаны яңа буын белгечләре кабул итеп алган. Тирән белемегез, хезмәткә җаваплы карашыгыз, сайлаган эшегезгә тугры булуыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм», – дип искәртте төбәк җитәкчесе.

«Алга таба да сезгә яңа һөнәри казанышлар, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе икътисадын үстерүдә барлык планнарны һәм проектларны тормышка ашыруыгызны телим! Гаиләләрегездә иминлек, татулык һәм бәхет хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!» – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *