Бүген Татарстан халкы Ай тотылуны күрә алачак
Татарстан һәм Россиянең башка күп кенә төбәкләрендә яшәүчеләр бүген Ай тотылуны күзәтә алачак. Бу - Ай Җирдән төшкән күләгә конусы аша узганда була торган күренеш.
Элегрәк астроном, астрофизик, фәнне популярлаштыручы, физика-математика фәннәре докторы, Астрономия институтының йолдызлар физикасы һәм эволюциясе бүлеге җитәкчесе Дмитрий Вибе «Татар-информ» агентлыгына биргән аңлатмасында Ай тотылу илнең күпчелек территориясендә, шул исәптән Татарстанда да күренәчәк, дип сөйләгән иде.
Галим билгеләп үткәнчә, мондый астрономик күренешләрне, гадәттә, җир өслегенең киң участокларыннан күзәтергә мөмкин.