Бүген Татарстанда яшенле яңгырлар һәм +23 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Төньяк һәм төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Көндез һава температурасы +18...+23 градуска кадәр җылы була.