Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге турында «Дом» фильмын тәкъдим иттеләр

Казанда XXI «Алтын минбәр» Халыкара кинофестивале кысаларында Камал театрында режиссер Фәрит Фарисовның «Дом» фильмын күрсәттеләр. Картина Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгенә һәм аның активистларына багышланган.

Фильм үзәкне бина буларак кына түгел, ә традицияләр саклана һәм буыннар истәлеге тапшырыла торган киңлек буларак та күрсәтә. Анда патриот-шагыйрь Муса Җәлил, армия генералы Мәхмүт Гәрәев, татар мәгърифәтенең чишмә башында торучылар һәм, махсус хәрби операциядә катнашучыларны да кертеп, бүгенге көн геройларының тарихлары үрелеп бара.

Фильмны караганнан соң тамашачылар режиссер һәм иҗат төркеме белән аралашты.

Фильмның режиссеры, Мәскәү татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов сүзләренчә, тамашачылар, бигрәк тә педагоглар картинаны югары бәяләгән, аны белем бирү эшчәнлегендә кулланырга теләк белдергән.

«Укытучылар бик күп иде, һәм күпләр фильмны мәктәпләрдә күрсәтү өчен сорады. Реакция бик җанлы һәм эчкерсез булып чыкты», – диде Фарисов.

5-9 сентябрьдә Казанда XXI «Алтын минбәр» Халыкара кинофестивале уза. Быел анда 67 илдән 845 гариза килгән.

Форумны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы һәм Казан шәһәре башкарма комитеты оештыра. «Алтын минбәр» РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә кертелгән, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә үткәрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *