Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Алтын минбәр» кинофестивале жюрие конкурс программасының инклюзивлыгын югары бәяләде

«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең матбугат үзәгендә жюри әгъзаларының журналистлар белән очрашуы булды. Бу хакта Татарстанның «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Жюри составына режиссер, тавыш режиссеры, саунд-дизайнер, «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» премиясенә лаек булган Ресул Пукутти (Һиндстан), Оман кино җәмгыяте рәисе һәм Гарәп рәссамнары генераль берлеге әгъзасы Мөхәммәд Абдулла Әл-Аджми (Оман Солтанлыгы), анимация компаниясе арт-директоры һәм сәнгать җитәкчесе У Хунлянь (Кытай) кергән.

Моннан тыш, жюри әгъзалары арасында продюсер, режиссер һәм сценарийлар авторы, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы мөдире, РФ Режиссерлар гильдиясе әгъзасы Сергей Струсовский (Россия), Үзбәкстан Республикасының атказанган артисткасы һәм «Мөмкинлекләре чикләнгән яшьләр һәм балалар үзәге» җитәкчесе Рано Шодиева (Үзбәкстан), шулай ук режиссер, сценарийлар авторы һәм продюсер Мөхәммәд Али Саджади (Иран) бар.

Фото: © Татарстанның «ТатарКино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте

Жюри рәисе Ресул Пукутти искәрткәнчә, конкурс программасы инклюзив характерда һәм бөтен дөньядан килгән катнашучыларны берләштерә. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан башкаласында булу аның өчен зур мәртәбә, ә тәкъдим ителгән һәр картина, бүгенге көннең мөһим темаларына кагылып, көчле хис-кичерешләр калдыра.

Пукутти төбәк кинематография мирасының байлыгына соклануын белдерде һәм «киноның озын гомерле булуын» теләде. Ул шулай ук Россия мәдәниятен хөрмәт итүен әйтте һәм Татарстанның төрле диннәрнең гармонияле яшәвендә уникаль үрнәк булуын билгеләп үтте.

XXI «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог мәдәниятенә» шигаре астында 5-9 сентябрьдә Татарстан башкаласында уза.

Форум Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә кертелгән һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә үткәрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *