Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәт районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 64,87 проценты татар телендә белем ала

Әлмәт районында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 64,87 проценты татар телендә белем һәм тәрбия ала. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.

Район балалар бакчаларына 11 580 бала йөри. Гомумән алганда, урыннар бирүдә проблемалар юк, әмма «Алсу» микрорайонында ике яшьлек 175 бала өчен ихтыяҗ саклана.

«2022 елдан, туучылар саны кимү фонында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомуми саны кимү күзәтелә. Төркемнәрнең тулылыгын оптимальләштерү һәм эш урыннарын саклап калу өчен мәктәпкәчә учреждениеләрдә 1 яшьтән башлап, балалар өчен төркемнәр ачыла. Өлкән яшьтәге балалар саны 20 кешедән артмаган төркемнәргә бүленә. Без мәгариф учреждениеләрен һәм эш урыннарын саклап калу өчен бар көчебезне куябыз. Шуңа да карамастан, кадрлар кытлыгы кискен проблема булып кала бирә. 2025 елның 1 сентябренә балалар бакчаларында 108 хезмәткәр җитми», - диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирина Павловская.

Ирина Павловская шулай ук район мәктәпләрендәге уку процессына, олимпиадалар, ГИА һәм БДИ нәтиҗәләренә җентекле анализ ясады. Әлмәт районы олимпиада нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшы унлыкка кергән. Укучылар 155 призлы урын яуладылар — узган ел белән чагыштырганда 46га күбрәк. Аеруча югары нәтиҗәләргә 2 нче лицей, 1 нче лицей-интернат һәм 1 нче гимназия иреште.

Районда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның 64,87 проценты татар телендә белем һәм тәрбия ала. 21 — татар телендә һәм 45-рус-татар телендә белем бирүче балалар бакчасы эшли. Татар телендә белем бирүче мәктәпләр челтәре тотрыклы һәм 15 учреждениене (12 мәктәп һәм 3 филиал) үз эченә ала. Укучылар арасында татар теленә кызыксыну арта бара: быел бу фән буенча 9 сыйныфның 187 укучысы имтихан тапшырган, бу узган ел белән чагыштырганда 134 кешегә күбрәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *