Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Оскар» лауреаты Рәсүл Пукутти: Голливудтан тәкъдимнәр булса да, мин Һиндстанны яратам

Бүген «Алтын минбәр» Казан кинофестиваленең жюри рәисе Рәсүл Пукутти кинофорум кысаларында үзенең «Одиночка» дебют фильмын тәкъдим итәчәк һәм осталык дәресе бирәчәк.

Һиндстан фильмнарының тавыш режиссеры, Ричард Прайк һәм Иэн Тэпп белән бергә «Миллионер из трущоб» фильмы өчен «Оскар» алган Рәсүл Пукутти «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестиваленең матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашып аларның сорауларына җавап бирде.

«Фильм реаль вакыйгаларга нигезләнгән, тагын да төгәлрәк әйтсәк, бер дустымның тормышы чагылыш таба. Фильм өстендә өч ел чамасы эшләдек. Бервакыт кулыма «Качкан балалар» дигән китап эләкте – танышым алып килде. Анда аның үз өеннән качуыннан башланган тормышы тасвирланган иде. Бүгенге көндә ул мультимиллонер, аның компаниясе бөтен Һиндстанга җәелгән һәм анда 8 меңнән артык кеше хезмәт куя», – дип фильмы турында журналистларга сөйләде автор.

«Әлеге кеше өеннән өч мәртәбә качкан. Бервакыт Америкага баргач юлда хәер соранып торган балаларны күргән һәм үзенең дә аларның берсе булганлыгын аңлаган. Кире Һиндстанга кайткач урам балаларын коткара торган оешма булдырган. Без фильмны төшерә башлаган вакытта ул урамнан 35 мең баланы коткарган иде», – дип дәвам итте ул.

«Мин героемнан ни өчен качуын кат-кат сорадым. Ниһаять, ул үзенә өендә ирек җитмәевен әйтте. Без балаларыбызга нинди йорт төзибез – фильмым аша мин ата-анага шушы соравымны җиткерәсем килә. Йорт кайчан гаилә учагына әйләнә – шул хакта уйланам», - дип сөйләде спикер һәм фильмын карарга чакырды.

«Уңыш минем өчен акча түгел, ә бәлки кешене куркусыз иткән дөньяга карашта чагыла. Миңа эчке көчемне ныгытырга алган белемем һәм совет киномәктәбе ярдәм итте. Былтыр Россиягә килеп мин китаплар аша таныш булган урыннардан үттем. Коммунистик идеаллар актуаль булган Керал штаты кешесе буларак, мин сезнең илегез белән рухи якынлыкта яшим. Минем өчен Эйзенштейнсыз киномонтаж, Тарковскийсыз кинопоэзия юк. Ә Анна Ахматова чын лирика», – диде ул журналистлар соравына җавап биреп.

Журналистларның «Оскар» югарылыгын саклап эшләү җаваплыгы турында соравына җавап итеп Рәсүл Пукутти «Оскар»ның чыннан да ниндидер бер планка булып торуын әйтте һәм «Мин аңа тәңгәл килергә тиешлегем турында уйлап эшлим», – диде. «Оскар» алганнан соң ул катнашкан тагын дүрт проект әлеге премия номинанты булган.

Үзсүзлелек, тотрыклылык һәм үз эшенә бирелгәнлек аңа профессиональ югарылыкта калырга ярдәм иткән.

«Голливудтан тәкъдимнәр булып торса да, мин Һиндстанны яратам һәм үз илемдә эшләргә телим», – дип сорауларга нәтиҗә ясады Рәсүл Пукутти.

Бүген 16.00 сәгатьтә регистрация үтеп Рәсүл Пукеттинының мастер-классына керергә була. Мастер-класс «Мир» киинотеатрында үтә.

  • XXI «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале 5-9 сентябрьдә Казанда уза.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *