Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Кырык дүртнең мае аенда» фильмы «Алтын минбәр» программасында тамашачыга күрсәтелде

«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале кысаларында Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» нәфис фильмын карагач, әдәбият белгече, КФУ галиме Миләүшә Хабетдинова татар халкын татар режиссеры тууы белән котлады.

«Бу татар режиссеры татар язучысының әсәрен безгә җимермичә җиткерә. Ул үзебезнең артистларны хөрмәт итеп үз җирлегендә алмазларны таба һәм аларны кимсетмичә һәр кадрда күрсәтә. Бу командадагы һәр иҗат кешесе мәдәниятебезне хөрмәт итеп күрсәтә», - диде ул тамашачы алдында.

«Бүген салкын җилләр өргәндә дә кайнар йөрәкләрегез сүнмәсен, кыйблагызны җуймагыз», – дип тәмамлады Миләүшә Хабетдинова чыгышын.

«Кырык дүртнең май аенда» кинокартинасы кинофестивальнең иң яхшы фильмнарының берсе. Әгәр дә фильм төп призларның берсен алмый икән, бу бары тик Татарстанның кунакчыллыгына бәйле була ала - премия кунакларга бирелергә мөмкин. Мин бу фильмның гомере озын булачагына ышанам», – дип чыгыш ясады драматург Мансур Гыйләҗев.

Ул кинорежиссер Александр Далматовның детальләр, көнкүреш аша татар атмосферасын бирә белүенә басым ясады. Фильм беренче карашка көнкүреш турында булып күренсә дә, аның куркыныч сугыш турында булуын әйтте һәм параллель итеп Володинның «Пять вечеров» әсәрен китерде. Ул барлык команданы уңыш белән котлады.

«Мин бөтен Татарстан киносы турында аның системалаша баруын әйтергә телим. Ул төрлеләнә бара, төрле режиссерлар барлыкка килә. Хәзер ике картина булып, кайсы уңышлырак дигән бәхәс юк. Һәрберсе үз эше белән шөгыльләнә. Бу безнең өчен бик әһәмиятле. Безгә барыбызга бергә зур Татарстан киносын тудырырга кирәк», – диде Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

Ул үзләре артыннан талантлы режиссерлар килүен күреп күңеле тыныч икәнен әйтте. «Сез бу эшне ташламыйсыз. Күбесенчә энтузиазмда тартып баруыгызны да беләм. Мондый егетләр булганда безнең барысы да уң булачак», – диде ул.

Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов фильмны икенче мәртәбә караган. Ул премьера алдыннан ябык күрсәтелгән беренче версиясен «режиссер версиясе» дип атап, бу юлы кыскартылган һәм тагын да яхшырган булуын билгеләп узды. «Монда бөтен яхшы ирләр һәлак булып, монда кабахәт ирләр генә калган. Бу көчле хатын-кызлар тарихы – бүгенге көндә актуаль. Берничә бик көчле хатын-кыз роле бар. Төп призлар булмаган очракта да берничә хатын-кыз роле билгеләнергә лаек», – диде.

Сәнгать белгече, ИЯЛИ галиме Рауза Солтанова бу команда белән эшләвен, фильмның фәнни консультанты булуын әйтеп, кино төшерүче команданың рәссамына, операторына рәхмәт әйтте.

Сәнгать белгече тарихка караган кино төшерү өчен реквизитлар җитешмәвен ассызыклады. «Безгә кино төшерү өчен павильоннар һәм яшь режиссерларга реквизитлар, костюмнар биреп тора торган кино музее кирәк. Без Питрәч районының Чыты, Шәле авылларындагы клуб һәм мәктәп музейларыннан материал алып тордык. Татар фильмнары төшерелгән татар авыллары туристлар үзәгенә әйләнсен иде», - диде Рауза Солтанова.

Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» нәфис фильмы «Россия – Ислам дөньясы» программасы кысаларында күрсәтелде. Шулай ук кинофестиваль ачылышы фильмы итеп тә сайланды.

  • XXI «Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале «Мәдәниятләр диалогы аша – диалог культурасына» шигаре астында 5-9 сентябрьдә Татарстан башкаласында уза.
  • Форум Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан хупланган кинопроектлар исемлегенә кертелгән һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Мәдәният министрлыгы һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәмендә үткәрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *