Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда яшәүче 23 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган

8 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 23 меңнән артык кеше «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланган. ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шулай дип белдерде.

Республикада Бердәм тавыш бирү көне алдагы якшәмбедә, 14 сентябрьдә узачак. Татарстан Рәисен сайлауда һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округында (Чаллы шәһәре) ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларда тавыш бирергә теләүчеләргә уңайлыклар тудыру өчен «Мобиль сайлаучы» сервисы каралган. Аның ярдәмендә, теркәлү урынына карамастан, сайлау округы чикләрендәге үзеңә уңайлы булган теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирергә мөмкин.

«2025 елгы сайлауларда татарстанлылар арасында цифрлы сервислар зур популярлык казанды. Мисал өчен, «Мобиль сайлаучы» сервисы аша тавыш бирү өчен гаризаны Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы ярдәмендә рәсмиләштерергә мөмкин. Гаризаларны кабул итү срогы тәмамланырга нибары ике көн калып бара. Гаризаны 10 сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» федераль порталы аша, күпфункцияле үзәкләрдә, территориаль һәм участок сайлау комиссияләрендә рәсмиләштерергә мөмкин», – дип аңлатты Кондратьев.

Ул шулай ук «Мобиль сайлаучы» сервисы Мәскәүдә, 2845нче экстерриториаль сайлау участогында тавыш бирергә мөмкинлек бирә, дип искәртте. Ул Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында (3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 корылма) урнашкан. Мондый мөмкинлектән төрле эшләр буенча башкалага килгән сайлаучылар, Мәскәү югары уку йортларында белем алучы студентлар файдалана ала. Татарстан Республикасы территориясендә даими теркәлү урынының булуы мөһим шарт итеп куела.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7531 муниципаль депутатны һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.

Җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда 11 меңнән артык кандидат теркәлгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *