Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлфия Авзалова исемендәге IV бәйгегә чыгышлар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә

Быел Әлфия Авзалова исемендәге IV Халыкара фестиваль-бәйгесе дүртенче тапкыр уза. Аның читтән торып онлайн үткәрелә торган этабы 1нче августта башланган, 15 нче сентябрьгә кадәр чыгышларны сайлап алу барачак.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бәйгегә багышланган матбугат очрашуында Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова әйтте.

Быелгы бәйгегә әлегә 150 заявка инде бар. Зөлфия Нигъмәтҗанова бәйгенең ике елга бер тапкыр узуын искәртте. «Кемдер «ник ел саен үткәрмисез» ди. Аны ел саен оештыруның авырлыклары бар, бик күп эшләргә кирәк. Финанс ягы да бар. Аннары талантлар ел саен тиражланмый», – диде.

Онлайн сайлаудан соң, 28нче сентябрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә бәйгенең икенче туры узачак.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова 2018 елда беренче бәйге үткәнен искәртте. «Анда 2 меңнән артык заявка булды. 2-3 көн сәгать төнге 12 гә кадәр бик күп кешене тыңларга туры килде, шуңа хәзер номинацияләрне киметтек, яшь буенча чикләүләр керттек», – диде. Быел 13 яшьтән 35 яшькәчә талант ияләреннән иҗади чыгышларның видеоларын кабул итәләр.

Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова беренче фестивальдә Илнар Миранов һәм Лилия Хөсәенова Гран-при алганын искәртте. «2018 елда Кытай, Америка, Һиндстаннан килделәр. Барлыгы 35 төрле чит илдән килеп чыгыш ясадылар. Аннары 2019 елда Америкадан безне үзләренә чакырдылар. Беренче фестивальнең лауреатлары белән Лос- Анжелеска бардык. Безнең сәләтле җырчылар, биючеләр бөтен номинациядә беренчелекне яулады», – дип сөйләде фонд президенты.

Икенче конкурс 2021 елда үтте, анда Гран-при иясе Алмаз Хөсәенов булды. Өченче фестиваль 2023 елда узды, аның гала-концерты М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында оештырылган. Жюри бертавыштан Татьяна Ефремованы Гран-прига лаек дип тапкан.

«Анда бер тетрәндергеч чыгыш булган иде: Әлфия Авзалова «Кәккүк»не «җырлады», ә хор аны дәвам ите. Шундый коллаборация килеп чыкты. Залдагы бөтен кеше аягүрә алкышлады», – диде Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова.

Бәйгегә заявканы фонд сайтында сылтама аша кереп калдырырга була, социаль челтәрләрдә дә мәгълүмат бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *