Буада Троица соборы һәм тагын өч объект мәдәни мирас һәйкәле дип танылды
Буада Троица соборы һәм тагын өч бина төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас һәйкәле дип танылды. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин шул хактагы боерыкларны имзалады.
Троица соборы Космовский урамы, 42 йорт адресы буенча урнашкан. Таш гыйбадәтханә барокко стилистикасында традицион схема буенча төзелгән.
Таш соборны агач чиркәү урынында XVIII гасырда төзи башлыйлар. 1791 елда - сул як янкорма, 1813 елда исә төп тәхет һәм уң як янкорма изгеләндерелә, ә 1828 елда манара сафка бастырыла. 1847 елда элек мәхәллә чиркәве булган гыйбадәтханә собор статусын ала. Совет чорында бина җимерелә. Гыйбадәтханәне реставрацияләү эшләре 1989 елда башланып китә, дип белдергәннәр иде элегрәк ТР Мәдәния мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәтендә.
Собордан тыш, 1882 елда төзелгән гавами урыннар бинасы (Карл Маркс урамы, 70), алпавыт Авксентьевның торак йорты (Роза Люксембург урамы, 39) һәм тагын бер торак йорт (Карл Либкнехт урамы, 42/29) мәдәни мирас объектлары дип танылды. Соңгы ике бина да XIX гасыр ахырында төзелгән.
Гавами урыннар бинасында казначылык, полиция офисы һәм Буа өязенең архивлары урнашкан булган. Аның фасадын биш тәрәзәле ризалит һәм симметрияле тәрәзә уемнары бизи. Интерьеры үзгәрүгә дә карамастан, бина Россия империясе чоры провинциаль архитектурасының кыйммәтле үрнәге булып кала, дип билгеләп үттеләр комитетта.