Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки мөхтәсибәтендә капиталь төзекләндерүдән соң «Актай» мәчете ачылды

6 сентябрьдә Әлки районының Базарлы Матак авылында капиталь төзекләндерүдән соң «Актай» мәчетен ачу тантанасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәчет ачылу уңаеннан, авылга мөхтәрәм кунаклар җыелды, алар арасында мөфтинең мөхтәсибәтләр (территорияләр) белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин, Әлки районы ииам-мөхтәсибе Ирек Сәләхиев, дин әһелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр бар иде.

Равил хәзрәт, мөфти Камил хәзрәт исеменнән сәламләп, рәхмәт хатлары тапшырды һәм вәгазь сөйләде. Мәчет «фин йорты» дип аталган төзелеш материалыннан 1993 елда төзелгән, ир-атлар өчен намаз залының мәйданы 86 квадрат метр тәшкил итә.

Капиталь төзекләндерү вакытында эчтән диварлар тышланган, идәннәр җылытылган, җылы идән урнаштыру, барлык уңайлыклары булган тәһарәтханә корылган, барлык сантехника һәм җиһазларны алыштырылган һ.б. эшләр башкарылган. Төзекләндерү эшләрендә Илназ Борһанов гаиләсе зур ярдәм күрсәткән.

Мәчет янында Мәгърифәтчелек үзәге эшли, анда ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курслар уза.

Мәчетне ачу тантанасыннан соң кунаклар һәм мәхәллә кешеләре анда өйлә намазы укыды. Аннан район мәдәният йортында Мәүлид ән-Нәби узды.

«Актай» мәчетенең имам булып Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган Алмаз хәзрәт Габдрахманов эшли.

Бүгенге көндә Әлки мөхтәсибәтендә 32 мәчет эшли.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *