Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бакчачы көнендә Нәҗип Хаҗипов: Бөтен мөмкинлекләр тудырылган

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов республика бакчачылары өчен бөтен мөмкинлекләр булуын ассызыклап үтте. Бу хакта ул Казан агросәнәгать паркында булган Бакчачы көнендәге чыгышы вакытында белдерде.

«Чын мәгънәсендә бик матур итеп бакчачылык күргәзмәсе оештырылган. Килгән кешегә карарлык та, алырлык та, тәҗрибә уртаклашырлык та бар. Бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бүгенге көндә миллионнан артык һәвәскәр бакчачы бар. Нәкъ алар ел саен минималь дәрәҗәдә пестицидлар, химикатлар кулланып экологик яктан яхшы сыйфатлы продукция җитештерә. Аннан соң елдан-ел дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нигезендә бакчачылык ширкәтләрендә юллар салына, искергәннәре ремонтлана, ут һәм су мәсьәләләре хәл ителә. Бу юнәлештә 5 миллион сумнан артык акчага эшләр башкарылган», – диде Нәҗип Хаҗипов.

Җитәкче Россиянең Бакчачылар берлегенең дә Татарстан бакчачылары тәҗрибәсенә карата кызыксыну булуын әйтте.

«Россия Бакчачылары берлегеннән Татарстан Республикасы Бакчачылары берлеге рәисе Илья Слесарский кайтты. Ул Мәскәүдә бөтен илгә Татарстан бакчачылары тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәм киләсе елга Россия бакчачылары безгә җыенуы билгеле булды, аларны лаеклы итеп каршыларга кирәк булачак. Барлык бакчачыларга махсус хәрби операциядәге ватандашларга ярдәмнәре өчен дә рәхмәтлегемне ирештерәсем килә. Без бөтенебез бакчачылык белән шөгыльләнәбез, үзем дә шул исәптән», – дип билгеләп үтте ул.

Республикада бакчачылык ширкәтләренә ярдәм программасы гамәлдә булган 8 ел эчендә бюджеттан 5,62 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгәне билгеле.

«Бакчачылык – ул сәламәтлек тә, киләчәк тә. Әле алда да безне кояшлы һәм явым-төшемсез һава торышы көтәчәк, димәк уңышларны югалтуларсыз җыеп өлгерергә вакыт бар дигән сүз», – дип йомгаклады чыгышын Хаҗипов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *